– Егетләребезне бер күреп кайткач, күңел гел шунда тартып тора. Алар бит үзләре дә көтәләр. Әле менә барырга тиеш идем, эштән китәргә мөмкинлек булмады. Аларның да, минем дә кәеф төште инде. Әмма мин әле анда барачакмын...
«Болгар радиосы» алып баручысы, ТНВ каналында халык яратып караган бик күп сериалларны тавышлыландырган Дилбәр ФӘИЗнең махсус хәрби операциядә беркеме юк, әмма беренче көннән үк ул шунда талпына. Ничек тә барып ярдәм итәсе, егетләрнең рухларын күтәрәсе килә аның.
Видео: Чулпан Гәлиәхмәтова
Гөлнара Тимерҗанова яңа тормыш башларга әзер. Җырчы тормышында яңа ир-егет пәйдә булган. Ул бу турыда Казанда узган концертында «Сөембикә» журналы хезмәткәренә белдерде.
🎥Фәгыйлә Шакирова
#сөембикәжурналы #татмедиа #гөлнаратимерҗанова
Без Габдулла Тукай шигырьләрен яттан беләбезме? Коллегаларыбыздан сорарга булдык.
📽Фәгыйлә Шакирова
#тукай140 #Сөембикә #Татмедиа
Тукай белән очрашу – 3
Арча районы Яңа Кырлай авылы. Сәгъди абзый йорты.
Видео: Лилия Гәрәева
#Тукай_140 #Татмедиа
Тукай белән очрашу-2
Арча районы Кушлавыч авылы, Тукаевлар музей-йорты. Икенче өлеш.
Видео: Лилия Гәрәева.
#Тукай_140 #Татмедиа
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, «Сөембикә» журналы «Тукай белән очрашу» дип аталган видео-цикл тәкъдим итә. Бүген Кушлавычта – шагыйрьнең туган туфрагында беренче очрашу.
#Тукай-140 #ТАТМЕДИА
Лилия Гәрәева видеосы
Без кечкенәдән җырлап үскән Тукайның «Пар ат» җыры оригиналда башкачарак.
Галим, Татарстанның халык артисты Идрис Газиев Тукай чорындагы граммофон язмаларына багышланган лекциясен укыды. Тукайның кырыкка якын әсәре язмаларда саклана. Шул исәптән, Камил Мотыйгый башкаруындагы «Пар ат»та.
Видео: Чулпан Галиәхмәтова
#Тукай_140
Г. Камал театрының универсаль залында «Апуш» балалар театры студиясе Тукай иҗатына багышланган «Унөч» спектаклен тәкъдим итте.
Кеше бакыйлыкка күчкәч, аның җаны күбәләк яисә кош булып очып кайта диләр... Сез моңа ышанасызмы? Винера Ганеева тормыш иптәше Камил арабыздан киткәч, бакчасына кош очып килгәнен сөйләде...
Видео: Фәгыйлә Шакирова
#татмедиа #винераганеева #кош
Шагыйрь Рәдиф Гаташ шигырь укый
Чүлмәктә пешкән балык. «Русская усадьба» рестораны шеф-повары Евгений Луканов әзерли.
«Сөембикә» журналының март саны әзерләнә. «Ачыктан-ачык» сәхифәсенең кунагы - Гүзәл Хилавиева.
видео: Фагыйлә Шакирова
#сөембикәжурналы #язмышлар
Люция Җәлилова: «11 яшьтә миңа әйттеләр синең әтиең Муса Җәлил дип»
«Россиянең тарихи-мәдәни киңлегендә» исемле бөтенроссия фәнни конференциясенә багышланган матбугат очрашуында каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең олы кызы Люция Җәлилова да катнашты. Ул журналистлар сорауларына җавап бирде.
Фәгыйлә Шакирова видеосы.
#МусаҖәлил_120 #ЛюцияҖәлилова #Татмедиа
﹥ Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ:
📹 Елкы ите белән тары кыстыбые
23 февраль бәйрәмендә ир-егетләребезне, «Алан-аш» ресторанының шеф-повары Миннәхәт Хәсәнов өйрәткәнчә, мичтә пешкән елкы ите белән сыйлыйк әле.
Кирәк
елкы итенең ваклап чабылган кабырга өлеше (бер кешегә 250 г чамасы)
1 зур кишер
1 баш суган
2 аш кашыгы үсемлек мае
тоз-борыч.
Кыстыбый өчен
камыр басарга 200 г он
50 г су
1 чәй кашыгы үсемлек мае
кашык очында тоз
эчлеккә 150 г тары ярмасы
200 мл су
150 мл сөт
50 г атланмай, тоз
Эш барышы
Видео: Лилия Гәрәева
#Аш_су #Саклапкуй #Татмедиа
Ютазы районы Урыссу бистәсендә яшәүче Салават белән Сәрия Сәүбәновлар югалган чишмәгә яңа гомер биргән. Бу изге эш - аларның вакытсыз вафат булган уллары Булат истәлегенә багышланган.
Бәйрәкә авылына илтә торган юлда, тау итәгендә урнашкан бу чишмә еллар буе ташландык хәлдә яткан, кайчандыр монда су акканын улагы гына искәртеп торган. 2012 елда улларын югалтканнан соң, Сәүбәновлар гаиләсе чишмәне торгызу эшенә алынган. Бу эштә туганнары, дуслары да ярдәм күрсәткән.
Яңадан торгызылган чишмәгә «Булат» исеме бирелгән. Ул «Югалган чишмәләр» бәйгесендә I урынга лаек булган.
Изге гамәл, якты истәлек, киләчәк буыннарга мирас.
#БулатЧишмәсе #ИзгеЭш #ЮгалганЧишмәләр #Истәлек #Урыссу #Ютазы
Егет белән кыз арасынагы дуслык мәхәббәткә китерә аламы? Гөлсирин һәм Азат Абитовлар өйләнешер алдыннан ике ел дус булып йөргән, кыз егетне хәтта башкалар белән таныштырырга теләгән. Кәләшлеккә «кандидатлар»
арасында - Ришат Төхвәтуллинның хатыны- Алия Карачурина да булган. Ләкин язмыштан узмыш юк, Аллаһы Тәгаләгә Гөлсиреннең үзенә Азатның тормыш иптәше булырга насыйп иткән.
Фәгыйлә Шакирова видеосы.
#сөембикәжурналы #мәхәббәт #гаилә
«Яңа елда беренче премьера – Чыңгыз Айтматовның «Ал яулыклы язмышым», – ди Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җаббаров Һәм киләсе елга иҗади планнары белән бүлешә.
Чулпан Галиәхмәтова видеосы.




