Журнал Сююмбикэ Сөембикә журналы
Иконка канала Журнал Сююмбикэ Сөембикә журналы

Журнал Сююмбикэ Сөембикә журналы

8 подписчиков

4
просмотра
Быел «Фәридә-Алсу»дуэты оешуына 30 ел була икән. Бер дә аз түгел, шулай бит? Бу датага ханымнар бик үзенчәлекле итеп әзерләнгән, икесе дә ябыгырга уйлаган. Бер ел буе дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү бушка китмәгән, Фәридә - 12 килограммга, Алсу 20 килограммга ябыккан. Фәгыйлә Шакирова видеосы #спорт #ябыгу #диета
10
просмотров
Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов берничә көн элек кенә туган көнен билгеләп үткән. Легендар җырчыга 76 яшь тулган. Никахлы булган икенче хатыны белән яшь аермалары - 29 ел! Хатынына 47 яшь. "Уртак мәхәббәт булганда яшь аермасы сизелми, көнебез назга, бәхеткә төренеп уза",- дип сөйләде бәхетле пар. #рөстәммаликов #мәхәббәт #бәхет #татарҗырчылары
3
просмотра
19 июнь сәгать 11 дә Казан Сабан туе алдыннан традицион бүләк җыю йоласы үтәчәк. Бүләк җыю дүрт маршрут буенча узачак: ✅ ТР Рәисенең Казан Кремлендәге резиденциясеннән Бауман һәм Кремль урамнары буенча; ✅ Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрыннан Пушкин урамы буенча; ✅ «Туган авылым» комплексыннан Миңнуллин урамы буенча; ✅ Иске Татар бистәсе буенча. Бу чарадан читтә калмагыз! Видео: Фәгыйлә Шакирова #сабантуй #казан #татарстан #казансабантуе
5
просмотров
Республикабызның төрле районнарында Сабантуйлар гөрләп үтте. Уртада - үзешчәннәр. Уртада халык чыгыш ясаган Сабантуй - иң чын Сабантуйдыр. Видео: Гөлгенә Габделхакова.
6
просмотров
Тукай иҗатына балачактан гашыйк Мөсәмирә апа белән Вакыйф абый Сәлиевләр аның әкиятләрен, шигырьләрен сәйләннән үрелгән кул эшләре ясап, зур күргәзмә булдырган. Бер-бер артлы ике инсульт, йөрәгенә операция кичергән Мөсәмирә апа шушы шөгыльләре аша көч алам, ди. Бөртекләп җыеп эшләнгән «Тукай иленә» кунакка сезне дә чакырабыз.