- Әкренләп эшебезне башладык. Күп егетләрнең соравы буенча, суган салынмый, тозны да бик әз генә салабыз. Егетләргә язган ризыклар булсын, - ди алар.
Балаларга ныклы белем һәм тәрбия алу өчен районда барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Ә инде белем алуның инә белән кое казуга тиң икәнен төн йокыларын калдырып, олимпиада-бәйгеләргә әзерләнгән, каушый-каушый биремнәр чишкән, аларның нәтиҗәсен түземсезлек белән көткән укучылар бик яхшы аңлый. Белем чишмәләре ургып торсын өчен туктаусыз укырга, тырышырга, сабыр булырга кирәклеген дә үз җилкәләрендә яхшы татыган алар. Баландыш авылында яшәүче Назлыгөл дә шундыйлардан. Быел Назлыгөл рус әдәбиятыннан имтиханын 100 баллга тапшырды.
- Имтиханнар берсе дә җиңел булмаса да, алар тапшырмаслык түгел. Кешенең теләге, тырышлыгы була икән, башкарып чыгып була. Бу уңайдан мине имтиханнарга әзерләгән Гөлфия Шәрифулловнага, әдәбият фәнен яратырга өйрәткән Рушания Хәкимовнага к зур рәхмәтләремне җиткерәм. Киләчәгемне сәхнәдә күрәм. Җырларга, биергә яратам. Үземнең киләчәгемне шәһәр мөхите белән бәйлисем килә, ләкин белеп булмый, мин авылда тәрбияләнгән кыз, кечкенәдән үк әти-әни эштән курыкмаска өйрәтте. Авылны бик яратам, вакыт күрсәтер, исән-сау булыйк! Сыйныфташларыма, барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар телим, - диде Олы Мишә мәктәбенең унберенче сыйныфын тәмамлаган Назлыгөл.
Быел мәктәпне тәмамлаган укучыларга киләчәктә уңышлар юлдаш булсын! Үзләре теләгән уку йортларына керергә язсын!
#татмедиа #теләче
#тюлячиинформ
#тюлячиинформ
#теләче #раильнургалиев
#тюлячиинформ
#тюлячиинформ
#тюлячиинформ
#тюлячиинформ
#тюлячиинформ
#тюлячиинформ #субаш #тройсын
#тюлячиинформ #субаш #тройсын
#тюлячиинформ #субаш #тройсын
#тюлячиинформ #субаш #тройсын
#тюлячиинформ #субаш #тройсын
