Shorts
- Рәзинә Миңнегалиева Әлмәт районы Нәдер авылында туып-үсә. Гомер буе нефть тармагында хезмәт куя, ә лаеклы ялга чыккач, массажист һөнәрен үзләштерә. Аның бакчачылык белән шөгыльләнергә дә, «Илһам» халык театрында уйнап, Камал театры сәхнәсендә «Иң яхшы хатын-кыз роле өчен» дипломына лаек булырга да вакыты җитә. Рәзинә ханым шулай ук «Кодагыйлар» ансамблендә җырлый, шигырьләр яза. Ләкин аның иң гаҗәеп һөнәре — борында, таракта һәм башкорт кубызында уйнау. – Борында уйнарга кечкенәдән өйрәндем. Бу уенда борын, тамак, кул катнаша, дөрес итеп тын ала белергә дә кирәк. Ә таракта уйнарга әни өйрәтте. Гармун булмаганда, шул көйләргә җырлап, биеп күңел ача идек, – ди ул. Соңгы бер елда ул Җәлил поселогында яши, ветераннар советына йөри, волонотер буларак маскировка челтәрләре үрә һәм МХО өчен башка кирәк-яраклар әзерләшергә булыша. #видеоистория #видеоклип #татмедиа
- Каташ-Каран авылында гомер итүче Сөләйманова Фәния Галиәхмәт кызы – сәүдә ветераны. Аңа 90 яшь тулды. - Мин Сабантуйларын бик яратам. Мин үзем шул вакытта туганмын. Иптәшем белән дә Сабан туенда очраштым. Аңа тормышка да Сабан туенда чыктым мин. Малайларым да шул Сабан туенда тормыш корды. Сабантуй көнендә беренче эш көнем булды минем. - Озак яшәр өчен, бик сабыр булырга кирәк. Күбрәк хәрәкәт кирәк. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дигәннәр. Фәния апа актив тормыш белән яши, замана әбисе. “Ил-көн хәбәрләрен социаль челтәрләр аша күзәтеп бара, “Сарман” газетасын яратып укый, хәтта ВКонтакте үзенең шәхси бите дә бар”, - диде килене Миләүшә. - Еллар тыныч булсын. Балаларым, оныкларым – барысы да исән-сау булсыннар, исән-сау яшәсеннәр. #татмедиа #видеоистория #видеоклип
- Җәлил поселогы балалар музыка мәктәбенең «Өмет» инструменталь ансамбленә 2004 елда «үрнәк» исеме бирелә. Ул – халыкара, Бөтенроссия һәм республика конкурслары: - «Казан сөлгесе» халыкара җыр һәм бию, - халыкара «Этномириада» традицион мәдәният һәм халык иҗаты конкурс-фестивальләре, - «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры, - «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестивальләре лауреаты. Коллектив шулай ук «Сандугач сайрар илем», Кытайда үткәрелгән «Алтын мәйдан» халыкара традицион мәдәниятләр, Муса Җәлилгә багышланган «Шагыйрь һәм музыка» фестивальләрендә җиңүләр яулый, «Гармунтуй»ның гала-концертында чыгыш ясый. 2020 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына ия була. #Татмедиа #видеоистория #видеоклип
- Озын сыйраклы, пеликаннар отрядыннан булган челәннәрне Юлтимер, Нөркәй авыллары тирәләрендә, Сарман-Чаллы автоюлында күрүчеләр булды. Беркөнне әлеге кош Сарман урамнарында да "кунак" булып йөргән. Безнең бер абунәчебез челәнне район үзәгендә Юл төзелеше идарәсенең Сарман участогы тирәсендә йөргән вакытын видеога төшереп алган. Сезгә дә аны тәкъдим итәбез, хөрмәтле дуслар. Гомумән, дөньяда челәннең 60 төре бар икән. Аларның иң эре дигәннәре - 1,5 метр, ә кечкенәләре 500 метр чамасы биеклектә булалар. Челәннәр җир шарының бөтен почмагы буйлап таралганнар. Аларны бары тик Антарктидада гына табып булмый икән. Кошлар елына кимендә 7 йомырка салалар. Иң озагы 25 ел яшиләр. Сездә дә кызыклы видеолар булса, безгә дә юллагыз, хөрмәтле дуслар. Булмас, димә, дөнья бу, әллә нинди могҗизалар булырга мөмкин.
- Соңгы вакытларда җиңел машинаны аркан белән тарту ярышы популярлашып китте. Аны Янурыс авылында узган Сабантуенда да оештырдылар. Авылның егәрле егетләре һәм кунакка кайткан көчле затлар арасында үткәрелгән бәйгене тамашачылар да яратып күзәттеләр, көч биреп, алкышлап тордылар. Бәйрәмне алып баручыларның энергетикасы да ярышларны җанландырды.
- https://sarman-rt.ru/news/rubriki-dlya-gazetyi-na-tatarskom/ainur-kutamaleda-da-batyr-kaldy
- Гөлгенә Заһит кызы 1956 елның 1 февралендә Актаныш районының Күҗәкә авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәп елларыннан ук шигырьләр яза. Ә инде мәктәпне тәмамлауга, Җәлилгә килә һәм унҗиде яшеннән хезмәт юлын башлый. Лаеклы ялга чыккач, 17 ел иминият агенты булып эшли. Шигырьләре мәңгелек кыйммәтләр – туган як, ата-баба нигезе, ата-ана хакы, табигать, яшәү яме һәм башкалар хакында. Тынгысыз ханым – Сарманда эшләп килүче «Сарман таңнары» һәм Җәлил поселогының «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәләренең иң актив әгъзаларыннан берсе дә. Алар үткәргән чараларда даими катнаша, шигырьләре белән чыгышлар ясый. Ә быел «Татар ядкәрләре» проектында катнашып, җиңүче булган. Махсус операциядә хезмәт итүче якташларыбызга матди ярдәм күрсәтергә дә мөмкинлек таба. – Заман белән бергә атлыйсым килә. Һәрнәрсә белән кызыксынам, китаплар укырга, кешеләр белән аралашырга, машина йөртергә, биергә, урманда йөрергә яратам, – ди ул. #татмедиа #видеоистория #видеоролик
- Наилә Фәйзрахманова Кәүҗияк авылында яши. Ул – Алга авылы кызы. Әнисе Сабира – Нөркәйнеке, мулла кызы, әтисе Хафиз коммунист булган. Шуның аркасында, гаиләгә авырлыклар күп күрергә туры килгән. Кияүгә чыккач, Наилә апа терлекчелектә эшли. Тормыш иптәше Мөнир белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. 6 оныгы, 4 оныкчыгы бар. Кызганыч, ире, бер улы бакыйлыкка күчкәннәр. #Татмедиа #видеоролик
- Күтәмәле кызы - журналист Алсу Нуриева Кәләй станциясенә килгән "Җиңү паровозы"ндагы тарихи экспонатлар белән таныштырды👍🔥💥
- Халык гомерен сакларга алынган hәм аларның сәламәтлекләре өчен көрәшергә Гиппократ анты кабул иткән шәфкать ияләре 28 апрельдә үзләренең hөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу - Россия Федерациясендә Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре көне, үз һөнәрләренә тугры булучы, көн-төн димичә, кеше гомерләрен саклаучылар бәйрәме. Сарман районында да үзәк хастаханәнең ашыгыч ярдәм хезмәте – иң кирәкле һәм җаваплы бүлекләрнең берсе. Бүгенге көндә республикада безнең районда гына ике ашыгыч ярдәм бүлеге эшли: берсе – Сарман авылында, икенчесе – Җәлил поселогында. Икесендә дә егермегә якын хезмәткәр исәпләнә. Болар - фельдшерлар, машина йөртүчеләр, санитар персонал. Коллективның төп максаты булып, халыкка ашыгыч hәм кичектергесез ярдәм күрсәтү тора. #Татмедиа #видеоролик
- Сарманда Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсенең Көньяк-көнчыгыш конференциясе Спартакиадасы оештырылды. Анда сигез район волейбол, бадминтон, йөзү, өстәл теннисы кебек спорт төрләрендә көч сынашты. Кайбер уеннарда Сарман районында клиент хезмәте җитәкчесе Асыляр Харисов та катнашты. #Татмедиа #видеоролик
- Шушы көннәрдә Сарманда яшәүче хөрмәтле ветеран Мөсфирә Шәймөхәммәт кызы Хафизова үзенең гомеренең алтын биеклегенә – 95 яшьлек юбилеена аяк басты. "Язмышның иң авыр сынауларын үз җилкәсендә күтәргән буын вәкиле ул. Балачагы сугыш елларына туры килеп, тыл ветераны буларак, ил тынычлыгы өчен фидакарь хезмәт куйган зат. Аның күкрәгендәге медальләре — шул еллардагы тынгысызлыгы һәм тырышлыгы өчен бирелгән олы бүләкләр. Әниебез гомере буе эштән туктамады, гел хәрәкәттә булды. Шифаханәдә санитарка булып, авыруларны карады, ашханәдә пешекче булып та хезмәт куйды. Икмәк пешерү комбинатында ипи пешерде, мәктәп ашханәсендә безнең кебек балаларга тәмле ашлар әзерләде. Коммуналь хуҗалыкта оператор булып эшләп, пенсиягә чыкты. Хәтта лаеклы ялга чыккач та, өйдә утырмады - һөнәр училищесында вахтер булып торды. Әтиебез Мөдәрис белән без – дүрт кызга тәрбия һәм белем алырга ярдәм иттеләр. Әтинең 1985 елда ук арабыздан китүе безнең өчен бик авыр югалту булды. Ләкин әни, безне үз канаты астына алып, нык булырга өйрәтте, олы тормыш юлына бастырды", - диләр кызлары. Бүгенге көндә Мөсфирә апа – 8 оныкның һәм 11 оныкчыкның сөекле дәү әнисе дә. 95 яшендә дә акыллы, зирәк, энергиясе ташып тора аның. СөбханАллаһ, күз тимәсен. 95 яшьлек юбилее уңаеннан, хөрмәтле юбилярны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Кадерле кешеләренең олуг юбилеен якыннары зурлап үткәрделәр. Мөсфирә апаның күңеле яшькә карамый: ул һаман да җитез, җиңел гәүдәле, бәйрәм кичендә рәхәтләнеп биеп тә алды, яшьлегенә кайтып килде. 100 яшенә барып җитәргә, сәламәт, бәхетле, кадерле һәм хөрмәтле булып яшәргә язсын үзенә.
- Кичә – 23 апрель көнне Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә XXVI «Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленың гала-концерты үткәрелде. Ул республиканың төрле почмакларыннан иң талантлы балаларны җыйды. Илһам Шакиров исемендәге «Жасмин» үрнәк бию коллективы «Хореография» номинациясендә мактаулы III урынны яулады.
- Бүген — Инглиз теле көне билгеләп үтелә. Районыбызда да бу телне яхшы белүче, аны профессиональ дәрәҗәдә кулланган кешеләр бар. Шуларның берсе - Равил Талипов. Сарман урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлап, Мәскәү дәүләт университетында белем алган якташыбызның тормыш юлы соклангыч. Ул Америка бизнес мәктәбендә укыган, Алабуга автомобиль заводында «Дженерал Моторс» кебек дөнья гигантлары белән эшлекле элемтәләр урнаштырган. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булса да, Равил Камил улы белем алудан туктамый: инглизчә тапшырулар карый, гарәп графикасын өйрәнә. «Инглиз теле — халыкара аралашу теле, аны белү бик кирәк», — ди ул. Якташыбызның үрнәгендә телләр өйрәнүнең никадәр мөһим булуын күрәбез. Видеоны карыйбыз! 👇 #Сарман #СармановоИнформ #ИнглизТелеКөне #татмедиа #видеоролик




