Матурлык яратучы, язга чыгуга өй тирәсен, ишегалдын чәчәкләргә күмүче райондашларыбыз бик күп. Шуларның берсе - Ачы авылыннан Әкълимә апа Кыямова. Безнең редакция уздыра торган бәйгеләрнең даими катнашучысы. Үзенең тынгысызлыгы, активлыгы нәтиҗәсендә ел саен җиңүчеләр рәтендә ул.
- Язны сагынып - сагынып көтеп алам. Көннәр җылынуга теплицага утырта башлыйм. Орлыкларны күбрәк үзем әзерлим. Күпъеллык чәчәкләрем дә күп. Чәчәкләрне бик яратам. Бик арган вакытларымда да, кыяр-суганнарга су сипмичә кала алам, чәчәкләремне калдырмыйм сусыз , - ди ул.
#татмедиа #теләче
Район хуҗалыклары урып - җыюны башлап җибәрде. Бүген көзге бодай һәм арыш суктыралар.
- Бүгенге көнгә 520 гектар мәйданнан 1650 тонна иген суктырылды. Игенчелэр алдына быел август аенда уракны тәмамларга дигән бурыч куелды,- дип хәбәр итте районның авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов.
#тюлячиинформ
#тюлячиинформ
Күңелләрдә иң якты истәлекләр калдырып, «Ура, авылга» проектының Олы Нырсы авылында сменасы ахырына якынлаша.
Көн болытлы булуга карамастан, һәркемнең күңеле кояштай балкыды. Милли җырлар, уеннар, тәмле сыйлар, яхшы кәеф һәммәсен көне буе сөендерде. Башкаладан блогтур кысаларында кунаклар да күп килде! Көн шәәәп узды!
Алда – кичке чара һәм берничә көндә бик якынга әйләнгән дуслар белән саубуллашу..
#татмедиа #теләче
#тюлячиинформ
Бүген кичке якта, "Киләчәк" яшьләр үзәгенең ял паркында, "Татарстанда җәй" проекты кысаларында, 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, арт - терапия элементлары белән бик матур чара булып узды.
-Рәсем ясый белмим бит, дип уйлап, куркып кына тотынган идем, була икән бит, бу һөнәремне үзем дә белми йөргәнмен. Талгын гына көй астында, кошлар сайравын тыңлап, рәсем ясап утыруы бик рәхәт икән ләбаса, белми дә йөргәнбез, ял иттек, тынычланып калдык, - дип таралышты чарага килүчеләр, яшьләр үзәге хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәт әйтеп.
#татмедиа #тюлячиинформ
Петр Павлович Никитин: «Когда командование отправляло нас на задание, то прощались с нами, как будто бы навсегда, а после задания встречали нас как своих детей».
95-летний юбилей отметил ветеран Великой Отечественной войны Никитин Пётр Павлович. Сегодня глава района Айрат Фатхуллин, председатель Совета ветеранов Раис Загидуллин, глава Абдинского СП Нияз Рахматуллин, вокальный ансамбль "Задоринка" и дети посетили ветерана из села Абди.
Родители умерли рано. Все заботы о воспитании детей взяла на себя бабушка. Перед войной Петр и сестра Мария уехали в Красноуральск. Но прожили там совсем немного. Когда началась война, Петр и Мария вернулись в родное село. Подростки с утра бежали на конный двор, запрягали лошадей и ехали в поле, где пахали, сеяли, боронили. В то трудное время тяжело было всем..
Деревенский мальчишка Петя, пережив войну, еще не знал, что главное испытание его ждет впереди, что будет еще одна «война» после войны. В 1946 году он уехал в ремесленное училище. Получив навыки столярного мастерства, вернулся в село. Применить знания по профессии сразу не пришлось- назначили бригадиром полеводства. Но впереди была служба, воинский и гражданский долг перед своей Великой страной...
Вернувшись из рядов Советской Армии Петр Павлович женился на Калининой Клавдии Александровне. В семье Петра и Клавдии родилось шестеро детей. Трудным был жизненный путь Петра, после образования совхоза «Абдинский» в 1964 году, он осваивает профессию тракториста. На заслуженный отдых ушел из Абдинского Лесничества. Петр Павлович имеет много наград за свой плодотворный труд.
От всей души желаем ветерану доброго здоровья, счастья и благополучия! Спасибо за самоотверженный труд на благо Отечества!
#татмедиа #тюлячиинформ #юбилейветеранавов
#тюлячиинформ
Бу көннәрдә Теләче авылында Хәйрия үзәге ачылды. Үзәкне оештырып җибәрүче, Теләченең мөслимәләр берләшмәсе җитәкчесе Талия апа Зиннатуллина “Кемгәдер файдасы тисә, ярдәме тисә без шат булыр идек, нәкъ менә үзенә кирәкле әйберне моннан табарга мөмкин, бушка алып булганда нигә акча сарыф итәргә. Алга таба үзәктә балалар өчен, мәсәлән велисопед, коляска, компьютер, сумкалар башка һәм нәрсәләрне җыюны күздә тота”, - ди.
Үзәк дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә, көндезге 12 кадәр эшли. Ишектә кәрәзле телефон номеры күрсәтелгән, сораулар булса шалтыратып, тулы мәгълүмат алырга була.
#теләчеинформ
Бүген Алан авылында яшәүче Рәис Хөсәинов үзенең туган көнен билгеләп уза. Аны якыннары һәм район җитәкчелеге тәбрик итте.
Гомер буе Рәис абый балаларга белем, тарбия бирә. Әлеге юлны сайлауга тормыш иптәше Фирая апаның йогынтысы зур була һәм Рәис абый бер тапкыр да мәктәп ишеген атлап кергәненә үкенми.
Эльмира Котдусова.
Алар хакында тулырак район газетасыннан укый аласыз.
#татмедиа #теләчеинформ #юбилей
#теләчеинформ
#теләче
